• Русский
  • Татарча

Яңа китаплар күргәзмәсе

Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты уку залында төрле нәшриятларның яңа китаплар күргәзмәсе уза.

Күргәзмәдә түбәндәгеләр тәкъдим ителгән:

  • «Вентана-Граф» нәшриятының башлангыч сыйныфлар предметлары буенча төрле дәрәҗәдәге тикшерү эшләре; 
  • «Илекса» нәшриятының математика, геометрия, физика буенча ярдәмлекләре;
  • «Титул» нәшриятының 5-11 сыйныфлары өчен инглиз теленнән олимпиада биремнәре;
  • тренажерлар, мәктәп предметлары буенча йомгаклау контроль эшләре, шахмат уйнарга өйрәтү буенча уку әсбаплары, мәктәпкәчә яшьтәге балаларның театральләштерелгән эшчәнлеге буенча методик тәкъдимнәр, «ВАКО» нәшрияты укытучылары өчен 10-11 сыйныфларның Россия тарихы буенча дәрес эшләнмәләре;
  • Укучыларының белемнәрен бәяләү буенча «Федоров» нәшрияты укыту-методик ярдәмлек;
  • «Детство-Пресс» нәшриятының балалар кулларының вак моторикасын үстерү өчен уеннар белән басма;
  • «АСТ» нәшриятының Scratch телендә балаларны программалаштыруга өйрәтү өчен китап.

 

Әдәбият исемлеге.

Фотогалерея: