
2025 елның 7 февралендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтында «Белем бирү оешмаларындагы конфликтларны җайга салуның торгызу технологияләре стратегиясе һәм тактикасы» темасына квалификация күтәрүнең өстәмә һөнәри программасы тыңлаучыларын укыту тәмамланды. Квалификация күтәрү программасы кураторы –Психологик-педагогик ярдәм күрсәтү үзәге директоры Шәрифҗанова Кадрия Шәүкәт кызы. Татарстан Республикасының 27 педагогы белем алды. Курс күләме: 56 сәгать.
Белем бирү оешмасы – укучы баланың шәхесен үстерү урыны, хезмәттәшлек итү, иҗат итү, шулай ук килеп туган каршылыкларны конструктив чишү урыны. Программаны үзләштерү нәтиҗәсендә тыңлаучыларга педагогларга торгызу алымының асылын һәм принципларын яхшырак танып белергә ярдәм итә торган теоретик һәм практик материал белән танышу мөмкинлеге бирелде. Программа балалар һәм яшүсмерләрнең конфликтлы һәм хокукка каршы үз-үзләрен тотышын профилактикалау һәм коррекцияләү бурычларын хәл итү өчен реаль инструментарий булып торган медиация һәм торгызу практикасы күнекмәләрен формалаштыру аспектында камилләштерүгә һәм (яисә) яңа компетенция алуга юнәлдерелгән. Стажировка мәйданчыкларында педагогик хезмәткәрләр татулашу хезмәте тәҗрибәсе һәм практикасы белән таныштылар.
Мәктәп медиация хезмәте белгечләре гамәли дәресләр барышында төрле торгызу технологияләрен кулланып медиация процедурасын үткәрү буенча мастер-класслар үткәрделәр.
Квалификация күтәрүгә йомгак ясаганда, тыңлаучылар уку эчтәлегенә югары бәя бирделәр, югары профессионализмны, Психология һәм инклюзив белем бирү кафедрасы профессор-укытучылар составының курс әзерлеге сыйфатында шәхси кызыксынуын, уку вакытында алган белемнәрнең мөһимлеген һәм актуальлеген билгеләп үттеләр.