• Русский
  • Татарча

«Россия Ел тәрбиячесе – 2025» Бөтенроссия конкурсының зона этабы

Татарстан Республикасында ел саен үткәрелә торган «Россия Ел тәрбиячесе – 2025» конкурсының зона этабы уза. Конкурс педагогларның һөнәри осталыгын күтәрүдә, тәҗрибә уртаклашуда һәм алдынгы педагогик практикаларны гамәлгә кертүдә мөһим инструмент булып тора. Быел конкурста 125 мәктәпкәчә белем бирү педагогы катнаша, әмма аларның 30ы гына финалга чыга алачак.

2025 елның 11 февралендә Яшел Үзән муниципаль районында «Ел тәрбиячесе» конкурсының зона этабы узды. 

Катнашучыларга сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры урынбасары Закирова Минзәлия Заһри кызы мөрәҗәгать итте. Ул әлеге конкурста катнашучы педагогларның җиңүчеләр булуын билгеләп үтте. Минзалия Заһри кызы чарада катнашучыларга үзләренең иң яхшы нәтиҗәләрен, иҗат һәм һөнәри осталык күрсәтүләрен, балалар һәм хезмәттәшләр белән аралашудан ләззәт алуларын теләде. 

Жюри составында Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты хезмәткәрләре: Мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем кафедрасы доценты, педагогика  фәннәре кандидаты Латыйпова Рәсилә Илдус кызы һәм кафедраның өлкән укытучысы Абдуллина Рузилә Вәгыйз кызы.

 

Фотогалерея: