• Русский
  • Татарча

«Педагогическое мастерство без границ» республика конкурсы

Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Россия мәгариф академиясенең «Һөнәри камилләштерү стратегияләрен проектлау нигезендә педагогик һәм җитәкче кадрлар остазлыгының төбәк системасын үстерү» инновацион мәйданчыгы, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын һәм Ватанны саклаучылар елын бәйрәм итү эшчәнлеге кысаларында 2025 елның 5 февраленнән 15 мартына кадәр «Педагогическое мастерство без границ» республика конкурсын үткәрә.

Конкурсның максаты: остазлык практикасына ярдәм итү һәм аны үстерү, Татарстан Республикасы мәгариф хезмәткәрләренең остазлык эшчәнлеге өлкәсендәге алдынгы педагогик тәҗрибәсен үстерү.

Конкурста катнашуга Татарстан Республикасының төрле типтагы белем бирү оешмаларының педагогик һәм җитәкче хезмәткәрләре (укытучылар, педагог-оештыручылар, өстәмә белем бирү педагоглары, сыйныф җитәкчеләре, тәрбиячеләр, тьюторлар, педагог-психологлар, социаль педагоглар һ.б.), мәктәп остазлары командалары, мәгариф белән идарә итүнең муниципаль органнары методистлары чакырыла.

Конкурс турындагы нигезләмә белән түбәндәге сылтама буенча танышырга мөмкин: https://disk.yandex.ru/d/iHsXGq-Xp6uyng 

 «Педагогическое мастерство без границ» республика конкурсында катнашуга гариза: https://forms.yandex.ru/cloud/67a0821f4936392f2d50e6de/

Чараны оештыручы: Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Программалар һәм проектларны гамәлгә ашыру үзәге.