11 февраль, 2025 - 20:45

Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты уку залында «Русское слово» нәшриятының яңа китаплар күргәзмәсе уза.
«Русское слово» нәшриятының әдәбият исемлеге
Күргәзмәдә түбәндәгеләр тәкъдим ителгән:
- мәктәпкәчә һәм башлангыч белем бирү буенча методик, үстерә торган ярдәмлекләр һәм комплекслы эшләр;
- дәрестән тыш эшчәнлек һәм өстәмә белем бирү буенча материаллар;
- «Инглиз теле белән дөнья тирәли» сериясеннән инглиз теле буенча укыту әсбаплары, методик киңәшләр һәм эш дәфтәрләре;
- укучыларның һөнәри үзбилгеләнү курсы буенча басмалар;
- эшмәкәрлек нигезләре, танып белү практикасы буенча 10-11 сыйныфлар өчен уку әсбаплары һ. б.
Күргәзмәдә шулай ук «Россия дәүләт символикасы» һәм «Россия мәктәп укучылары хәрәкәте: тәрбиянең яңа векторлары» басмалары, федераль дәүләт белем бирү стандартлары һәм мәктәп белән идарә итү буенча методик материаллар белән танышырга мөмкин.