
2025 елның 7 февралендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Татарстан Республикасы Тәтеш муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф бүлеге белән берлектә «Фәнни потенциал-XXI» VI Республика фәнни–гамәли конференциясен үткәрде. Конференция Советлар Союзы Герое П.С. Ханжин исемендәге 1 нче Тәтеш урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында узды.
Конференциядә катнашучыларга сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты проректоры Шәмсетдинова Лариса Петровна, Татарстан Республикасы Тәтеш муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф бүлеге башлыгы Кирилина Гөлнара Фәрид кызы һәм Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Программалар һәм проектларны гамәлгә ашыру үзәге директоры Зияева Гөлмирә Акмал кызы мөрәҗәгать иттеләр.
Конференция спикерлары үз чыгышларында прогрессның төп двигателе һәм милли икътисад, мәгариф, медицина һәм башка өлкәләрне үстерү өчен төп ресурс буларак фәннең мөһимлеген ассызыкладылар. Заманча фән мәктәп һәм университетта салынган нигезләрдән башлана, анда яшь талантлар фәнни эшләр, проектлар һәм уйлап табулар аша белем дөньясына беренче адымнарын ясыйлар. Шуңа күрә бүген мәктәптә белем бирүнең фәнни потенциалын үстерү проблемасына аерым игътибар бирелергә тиеш.
Конференциядә катнашучылар билгеләп үткәнчә, мәктәп педагоглары алдында укучыларны фәнни-тикшеренү һәм проект эшчәнлегенә җәлеп итү, яңа белемнәр алу һәм яңадан торгызу, уку процессына фәнни эшчәнлек нәтиҗәләрен гамәлгә кертү, һөнәри компетенцияләрнең яңа төрләрен үзләштерү аша белем бирү сыйфатын күтәрү кысаларында хәл ителә торган максатлар һәм бурычлар тора. Мәктәп яшендәге фән белән системалы шөгыльләнү XXI гасыр чакыруларына әзер булган яңа буын галимнәрне һәм белгечләрне әзерләргә ярдәм итә.
Конференция программасында мәктәп белем бирү оешмаларының 250дән артык вәкиле катнашты. Укучыларның 125 тикшеренү эше һәм педагогик хезмәткәрләрнең 75 докладының эчтәлеге фәнни дискуссияләр һәм конференциядә фикер алышулар объекты булды. Анда Чувашия Республикасыннан, Арзамас шәһәреннән педагоглар һәм укучыларның докладлары һәм проект эшләре тәкъдим ителде. Түбән Новгород өлкәсе һәм 22 муниципаль берәмлек/ТР районнары: Актаныш, Апас, Әлмәт, Баулы, Буа, Бөгелмә, Биектау, Чүпрәле, Алабуга, Яшел Үзән, Кама Тамагы, Кукмара, Лениногорск, Менделеевск, Түбән Кама, Норлат, Сарман, Спас, Тәтеш, Чистай, Яр Чаллы һәм Казан шәһәре.
Конференциядә катнашучылар һәм кунаклар фән һәм практика өлкәсендә киләчәктә дә хезмәттәшлек итәргә, табигый фәннәр өлкәсендә белемнәрне тирәнәйтергә кирәклеген билгеләп үттеләр.