• Русский
  • Татарча

Укыту эчтәлеге һәм методлары институтыннан методик тәкъдимнәр

Россия Мәгариф министрлыгының Дәүләт гомуми белем бирү сәясәте һәм мәктәпкәчә белем бирүне үстерү департаменты 2024 елда Укыту эчтәлеге һәм методлары институтының гомуми белем бирү оешмалары эшчәнлеген методик тәэмин итү максатларында башлангыч гомуми белем дәрәҗәсендә метапредмет казанышларын мәктәп эчендә бәяләү системасы буенча, шулай ук «Рус теле», «Әдәбият», «Математика», «Информатика», «Тарих», «Җәмгыять белеме», «География», «Чит тел», «Химия», «Биология», «Физика» укыту предметлары буенча методик тәкъдимнәр эшләнүе турында хәбәр итә(алга таба – методик материаллар). 

Методик материаллар педагогик хезмәткәрләрнең практик эшчәнлеге өчен каралган. Аларда федераль дәүләт белем бирү стандартлары һәм тиешле дәрәҗәдәге федераль белем бирү программалары таләпләре дәресләрдә бәяләү системасы өлешендә, шулай ук уку предметы буенча арадаш һәм йомгаклау контролен оештыру процессында ачыла. 

Методик материаллар «Гомуми белем бирүнең бердәм эчтәлеге» порталында урнаштырылды (https://edsoo.ru/metodicheskie-posobiya-i-rekomendaczii/).