• Русский
  • Татарча

Туган (татар) теле һәм әдәбияты укытучыларының квалификациясен күтәрү программасын гамәлгә ашыру турында

 

2025 елның 28 гыйнварыннан 06 февраленә кадәр Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Татар теле һәм әдәбияты кафедрасы тарафыннан «Туган (татар) теле һәм әдәбияты укытучысының төп компетенцияләрен актуальләштерү» квалификация күтәрү программасы гамәлгә ашырылды (кураторы – Татар теле һәм әдәбияты кафедрасының өлкән укытучысы Һадиева Гөлнара Вәсил кызы).

Уку барышында туган телне һәм әдәбиятны укытуның актуаль мәсьәләләре, татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә функциональ грамоталылыкны формалаштыру үзенчәлекләре, дәресләрдә цифрлы технологияләрне куллану һ. б. мәсьәләләр каралды.

Стажировка Казан шәһәренең Вахитов районындагы Һади Такташ исемендәге татар телендә белем бирүче 27 нче гимназия базасында узды. Укулар йомгаклау аттестациясе белән тәмамланды. 

Педагоглар укытучыларга һәм курсларны оештыручыларга квалификация күтәрү программасын югары дәрәҗәдә гамәлгә ашырганнары өчен зур рәхмәт белдерделәр.

 

Фотогалерея: