• Русский
  • Татарча

«АКТУАЛЬ ПЕДАГОГИКА» журналында мәкаләләрегезне бастырырга чакырабыз

 
ХӨРМӘТЛЕ КОЛЛЕГАЛАР!

Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының «АКТУАЛЬ ПЕДАГОГИКА» фәнни-популяр журналы редакциясе татар һәм рус телләрендә Ватанны саклаучылар елына багышланган тематик санның яңа чыгарылышын әзерли.

Журнал элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе тарафыннан теркәлгән вакытлы фәнни-популяр басма булып тора.
http://irort.ru/ru/node/564

Белем бирү оешмаларына «Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы һәм Ватанны саклаучылар елы» темасына фәнни-популяр журналда мәкаләләрне бушлай бастырып чыгарырга тәкъдим итәбез.   

Журналның рубрикалары:

  • «Бөек Ватан сугышыннан махсус хәрби операциягә кадәр буыннар элемтәсе»;  
  • «Бөек Ватан сугышында батырлыклар мисалында гражданлык тәңгәллеген тәрбияләү»;  
  • «Минем Бөек Ватан сугышы герое»;  
  • «Зур илнең яшь геройлары».

Мәкаләләр 2025 елның 1 мартына кадәр кабул ителә. Мәкаләләрне бастырып чыгаруга тәкъдим итү тәртибе һәм мәкаләләрне рәсмиләштерүгә таләпләр кушымталарда бирелгән.