
«Беренчеләр Хәрәкәте» грант конкурсының яңа сезоны старт алды. Җиңүчеләргә балалар һәм яшьләрне тәрбияләүгә, үстерүгә һәм аларның буш вакытларын оештыруга юнәлдерелгән конкурслар, фестивальләр, слетлар һәм башка чаралар әзерләү һәм уздыру өчен финанс ярдәме күрсәтеләчәк.
Беренче сезонда Татарстаннан 28 проектка 64 млн сумнан артык ярдәм күрсәтелгән. Бу хакта «Татар-информ»га оешманың республика бүлекчәсенең оештыру бүлеге башлыгы Эльвира Мортазина хәбәр итте.
«Иң актив үсә торган проектларның берсе - Менделеевск районындагы "НАХИМИЧИМ. Версия 2: ХИМИЧЕСКИЙ БУМ" балалар химия лабораториясе. Балалар төрле үсемлекләр турында белешмәләр алалар, аларның үсү үзенчәлекләрен, аларны карау алымнарын өйрәнәләр һәм ахыр чиктә аларда табигать күренешләренең гомуми бәйлелеге турында күзаллау барлыкка килә. Хәзер кечкенә биологлар гидропоника белән эшне дәвам итәләр. Балалар микрояшеллекне рәхәтләнеп утырталар, аның үсешен күзәтәләр һәм файдалы микрояшеллекне ашаганда кулланалар», - дип сөйләде агентлык әңгәмәдәше.
Узган ел Татарстанның дүрт районында узган инклюзив баллар да грант конкурсында хуплау тапты, дип өстәде ул.
Катнашуга гаризаны финанс ярдәме чаралары порталында 3 мартка кадәр бирергә мөмкин. Конкурска нәтиҗәләр апрель башында ясалачак, ә җиңүчеләрнең проектлары 2025 ел дәвамында гамәлгә ашырылачак.
Конкурста катнашу өчен гаризаларны мәктәпләр, көллиятләр, балалар бакчалары, яшьләр һәм балалар иҗтимагый берләшмәләре, балалар иҗат йортлары, театрлар, китапханәләр, югары уку йортлары, шулай ук башка юридик затлар һәм шәхси эшмәкәрләр бирә ала.
Һәр гариза балалар һәм яшьләр тарафыннан I съездда кабул ителгән хәрәкәт кыйммәтләрен чагылдырырга тиеш. Бу үзара ярдәмләшү һәм хөрмәт, Россия халыкларының бердәмлеге, тарихи хәтер, игелек һәм гаделлек, хыял, иҗади хезмәт, тормыш һәм дәрәҗә, патриотлык, дуслык, Ватанга хезмәт, ныклы гаилә. Конкурста тәкъдим ителгән проектлар шулай ук волонтерлык һәм ирекле эшчәнлек, хезмәт, һөнәр һәм үз эшең, спорт, мәгариф һәм белем, мәдәният һәм сәнгать, фән һәм технологияләр, патриотизм һәм тарихи хәтер, Медиа һәм коммуникацияләр, сәламәт яшәү рәвеше, экология һәм табигатьне саклау, дипломатия һәм халыкара мөнәсәбәтләр, туризм һәм сәяхәт юнәлешләренә булырга тиеш.
Быел конкурска кайбер үзгәрешләр кертелде. Әйтик, катнашучылар гаризага проект идеясен тәкъдим иткән яшьләр белән бергә төшерелергә тиешле видеовизитканы кушып бирергә тиеш.
Хәрәкәтне булдыру турындагы Указны 2022 елның җәендә Россия Президенты Владимир Путин имзалады. «Беренчеләр хәрәкәте» бөтенроссия оешмасының Татарстан бүлеген республиканың элеккеге Яшьләр эшләре министрлыгы башлыгы Тимур Сөләйманов җитәкләде. Оештыру турында Указ «Беренчеләр хәрәкәте» белән берлектә эшләячәк Республика Координация советына 2023 елның 14 февралендә Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов кул куйды.