31 гыйнвар, 2025 - 14:54
Хөрмәтле коллегалар!
Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Заманча мәгариф технологияләре һәм белем бирү эчтәлеген проектлау кафедрасы «Педагогик белем: укыту һәм тәрбияләү теориясе һәм методикасы» (барлык фәннәр буенча укытучылар әзерләү) өстәмә һөнәри программасы буенча укырга тыңлаучылар җыюны игълан итә.
Уку формасы – дистанцион белем бирү технологияләрен кулланып, көндезге-читтән торып уку.
Уку вакыты – 2025 елның 3 мартыннан алып 31 октябренә кадәр. Уку түләүле нигездә.
Укуны тәмамлаган затларга «Мәгариф һәм педагогика» юнәлеше буенча һөнәри эшчәнлек алып бару хокукы бирә торган тиешле үрнәктәге диплом бирелә.
Барлык өстәмә сораулар буенча төркем кураторына мөрәҗәгать итәргә:
- Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Заманча мәгариф технологияләре һәм белем бирү эчтәлеген проектлау кафедрасы доценты Исмәгыйлева Роза Равил кызы;
- телефон: 89061118894;
- e-mail: iromatem@mail.ru