Россия Президентының Остазлар көнен билгеләү турындагы Указы проекты әзерләнгән, аны 2 мартта – Россиядә фәнни педагогикага нигез салучы Константин Дмитриевич Ушинскийның туган көнендә (1823) билгеләп үтү планлаштырыла.
Указ проектына аңлатма язуында датаны билгеләү шулай ук 2018 елның 2 мартында РФ Президентының «Остазлык өчен» аерымлык билгесен гамәлгә кую турында» Указына кул кую көненә туры китерелгәнлеге ачыклана.
«Остазлар көне» истәлекле датасы Россия Президенты Указы белән остаз статусын ныгыту, дәүләт дәрәҗәсендә остазлыкның әһәмиятен күрсәтү, остазлык эшчәнлеген популярлаштыру һәм остазның ролен һәм абруен күтәрү максатларында билгеләнә.
Россия Федерациясе Президентының «Остаз көне турында» Указы проекты Россия Мәгариф министрлыгы тарафыннан эшләнгән. Документ РФ Президентының 2024 елның 12 февралендәге йөкләмәләрен, педагог һәм остазның абруен һәм ролен күтәрү мәсьәләсе буенча Россия Федерациясе Дәүләт Советы йомгаклары буенча 2023 елның 27 декабрендә узган күрсәтмәләрне, шулай ук Россия Федерациясендә 2013 елның 31 июлендә расланган истәлекле көннәр билгеләү кагыйдәләрен үтәү йөзеннән эшләнгән.
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте материаллары буенча