Казан педагоглары Мәгариф хезмәткәрләре йортының интерьер дизайнын эшләүгә үз өлешләрен кертә алалар. Проект белем бирү, укытучылар, балачак, олыгаю һәм мотивация белән бәйле цитаталар һәм әйтелмәләр урнаштыруны күздә тота.
Иң яхшы тәкъдимнәр йомгаклау версиясенә кертеләчәк һәм гамәлгә ашырылачак, дип хәбәр иттеләр мәгариф идарәсендә. Педагогика турында канатлы сүзләр белән укытучылар гыйнвар ахырына кадәр сылтама буенча уртаклаша алалар.
Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы башкаласында Мәгариф хезмәткәрләренең яңа йортын яз көне мэр Илсур Метшин кушуы буенча ачачаклар. Бу заманча киңлек булачак, анда тәрбиячеләр һәм укытучылар һөнәри осталыкларын күтәрә, мәгариф ветераннары һәм тәҗрибәлерәк хезмәттәшләре тәҗрибәсен үзләштерә, актуаль проблемалар турында фикер алыша алачак.
950 кв. м мәйданлы бинада конференцияләр залы, педагоглар өчен иҗади лабораторияләр, күпфункцияле актлар залы, рекрутинг-үзәк, студияләр һәм төрле эш зоналары урнашачак. Эскиз проектын Казанның Үсеш институты эшләгән.
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте материаллары буенча