• Русский
  • Татарча

«Хезмәт кешесен данлыйбыз!» һөнәри юнәлешле авторлык методик эшләнмәләренең төбәкара конкурсы

Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Россия Федерациясендә 2025 елга кадәрге чорга тәрбияне үстерү стратегиясе бурычларын гамәлгә ашыру кысаларында һәм 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итүгә бәйле рәвештә 2025 елның 10 гыйнварыннан 28 февраленә кадәр «Хезмәт кешесен данлыйбыз!» һөнәри юнәлешле авторлык методик эшләнмәләренең төбәкара конкурсын үткәрә.

Конкурсның максаты — мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында, гомуми белем бирү оешмаларында, һөнәри белем бирү оешмаларында, өстәмә белем бирү оешмаларында һөнәри юнәлеш бирү системасын үстерү.

Конкурста катнашучылар — мәктәпкәчә белем бирү оешмаларының, гомуми белем бирү оешмаларының, һөнәри белем бирү оешмаларының, өстәмә белем бирү оешмаларының педагогик хезмәткәрләре. Укучылар конкурста белем бирү оешмасының педагогик хезмәткәрләре белән бергә катнаша ала.

Конкурс түбәндәге номинацияләр буенча уздырыла:

  • Минем гаиләм һөнәрләре. Хезмәт династияләре.
  • «Җиңүгә 1418 адым». Совет халкының хезмәт батырлыгы.
  • Россиянең бөек төзелешләре. Хезмәт Геройлары. Остазлар.
  • Цифрлы киләчәк һөнәрләре.

Катнашу өчен 2025 елның 19 февраленә кадәр, түбәндәге сылтама буенча узып, гариза бирергә кирәк https://clck.ru/3FQySh.

Конкурс материаллары рәсмиләштерүгә карата Конкурс турындагы Нигезләмәдә күрсәтелгән таләпләр һәм тапшыру тәртибе нигезендә җибәрелә. 

Белешмә өчен мәгълүмат: 8(843)236-65-82, nmc16@bk.ru

Конкурс турындагы нигезләмә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты сайтында «Грантлар һәм конкурслар» бүлегендә урнаштырылган.