«Хәзерге заман мәгарифе: актуаль мәсьәләләр һәм инновацияләр» челтәрле фәнни-методик басмасының 2024 елга 4 нче саны басылып чыкты. Материаллар белән түбәндәге сайтта танышырга мөмкин: http://irortsmi.ru/.
Журнал мәкаләләре түбәндәге рубрикаларда урнаштырылган:
- Белем бирүдә идарә итү мәсьәләләре
- Фәнни хәбәрләр
- Укыту һәм тәрбияләү теориясе һәм методикасы (мәктәпкәчә, урта, һөнәри белем)
- Белем бирүнең заманча технологияләре
- Педагогик тәҗрибәдән
- Махсус һәм инклюзив белем
- Редакция почтасыннан
Укучылар һәм авторларның игътибарын түбәндәге басмаларга юнәлтәбез.
«Укучылар почтасыннан» рубрикасында «Укучыларның чәчләре рәвешләренә карата таләпләрне хокукый җайга салуның кайбер мәсьәләләре» дип аталган мәкалә басылып чыкты. Автор – Министр урынбасары – Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты җитәкчесе Р. Г. Мөҗипов әлеге мәсьәләне хокукый яктан анализларга тәкъдим итә.
«Махсус һәм инклюзив белем» рубрикасында сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән балаларның төрле юнәлешләрдә үсешенә багышланган берничә мәкалә урнаштырылган.
Безнең басма белән даими кызыксынуыгыз өчен сезгә рәхмәт белдерәбез
һәм материалларыгызны журналның киләсе санында бастырып чыгарырга чакырабыз!
.