• Русский
  • Татарча

Рөстәм Нургали улы Миңнехановның республика югары уку йортлары ректорлары белән традицион Яңа ел алды очрашуы!

 

Узып баручы елга йомгак ясадылар һәм киләчәккә яңа бурычлар билгеләделәр!

Рөстәм Нургали улы ассызыклаганча, кыенлыкларга карамастан, Татарстанның фәнни-мәгариф комплексы узып баручы елда лаеклы эшләде.

Югары уку йортлары һәм тикшеренү учреждениеләре «Фән һәм университетлар» милли проектында, илнең социаль-икътисадый үсешенең башка стратегик инициативаларында үз урыннарын саклап калу белән генә чикләнмәделәр, үстерә дә алдылар. Мәгариф һәм фән системасы Татарстанга илнең мөһим фәнни, мәгариф, сәнәгать үзәкләренең берсе булып калырга мөмкинлек бирә. Узып баручы елда Татарстан төбәкләрнең фәнни-технологик үсеше милли рейтингында 3 нче урынны алды.
 

Фотогалерея: