• Русский
  • Татарча

Гыйльми совет утырышы

24 декабрьдә 2024 елда Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Гыйльми советының йомгаклау утырышы булды.

Гыйльми совет утырышын ректор Л. Н.Ногманова ачып җибәрде, ул утырышның көн тәртибен расларга тәкъдим итте һәм сүзне Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры, Гыйльми советы әгъзасы И. Г. Һадиуллинга тапшырды.

Илсур Гәрәй улы билгеләп үткәнчә, 2024 ел бик уңышлы булды һәм педагогик берләшмә киләсе 2025 ел да бай, республика мәгариф системасында уңай үзгәрешләр һәм инновацияләр белән тулы булыр дип өметләнә. Министр заманча мәктәпнең төп проблемаларын һәм аларны Татарстанда хәл итү юлларын билгеләде. Сүзен йомгаклап, И. Г. Һадиуллин Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты коллективын якынлашып килүче Яңа ел белән котлады.

Гыйльми совет утырышы ректорның «2024 елда Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты эшчәнлеге йомгаклары һәм 2025 елда институтның үсеш перспективалары турында» доклады белән дәвам итте. 

Аннары гыйльми сәркатиб Гыйльми советка карауга һәм раслау өчен институт коллективы тарафыннан дәүләт йөкләмәсе буенча башкарылган кулъязмаларны тәкъдим итте.

Ахырда институт ректорының чын күңелдән әйткән сүзләре яңгырады, ул коллективка 2025 елда уңышлар, сәламәтлек һәм яңа җиңүләр теләде.

 

Фотогалерея: