2024 елның 18 декабрендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Психология һәм инклюзив белем бирү кафедрасы тарафыннан «Балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны һәм асоциаль күренешләрне профилактикалау: проблемалар һәм перспективалар» VI республика фәнни-гамәли конференциясе уздырылды.
Конференциядә катнашучыларга сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Волынец Ирина Владимировна, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры урынбасары Әсәдуллина Алсу Мөнип кызы, ректор Ногманова Людмила Николаевна мөрәҗәгать иттеләр.
Проблеманың дисциплинаара характерын исәпкә алып, эштә ведомствоара хезмәттәшлек буенча белгечләр (психологик эшчәнлекне оештыру буенча ведомствоара эшлекле төркем әгъзалары) катнашты. Балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны профилактикалау буенча ведомствоара багланышлар хакында канд. психология фәннәре кандидаты, РФ Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсе эксперты, юстиция подполковнигы Рудакова Е.В. сөйләде. Яшүсмерләр агрессиясен профилактикалауның медицина һәм психологик аспектларын КДМА Психотерапия һәм наркология кафедрасы мөдире М.В. Белоусова, Балалар республика клиник хастаханәсенең клиник психологы, Идел буе федераль округы буенча РПО психолог-эксперты Бодрова Л.О яктыртты. Психология һәм инклюзив белем бирү кафедрасы укытучылары Шәрифҗанова К. Ш., Кедрова И. А., Бадалова Э. Ю. девиант тәртипле яшүсмерләргә психологик-педагогик ярдәм күрсәтү мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
Конференция 550 педагогны берләштерде, алар мондый очрашуларны даими уздырырга теләк белдерделәр һәм оештыручыларга рәхмәт сүзләрен җиткерделәр.