Хөрмәтле коллегалар!
Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты «Кече сыйныф укучыларын патриотик тәрбияләүдә иң яхшы тәҗрибәләр» методик материалларның республика конкурсында катнашырга чакыра.
Конкурс 2025 елда Ватанны саклаучылар елына багышланган чаралар кысаларында уздырыла.
Конкурсның максаты – балаларны патриотик тәрбияләүнең актуаль мәсьәләләренә аерым игътибар җәлеп итү, башлангыч мәктәптә патриотик тәрбия өлкәсен үстерү һәм киңәйтү өчен шартлар тудыру.
Конкурста башлангыч сыйныфлар укытучылары; озайтылган көн төркемнәре педагоглары; кече мәктәп укучылары белән эшләүче өстәмә белем бирү педагоглары; башлангыч белем бирүне күзәтүче мәгариф бүлекләре методистлары; мәктәпкәчә белем бирү оешмалары тәрбиячеләре, сыйныф җитәкчеләре һәм дәвамлылык кысаларында 5 нче сыйныф предмет укытучылары; башлангыч гомуми белем дәрәҗәсендә тәрбия, белем һәм агарту мәсьәләләре белән шөгыльләнүче башка оешмалар белгечләре катнаша ала.
Конкурста катнашу өчен 2025 елның 25 гыйнварына кадәр https://forms.yandex.ru/u/67615824eb6146082c3b36a5/ сылтамасы буенча гариза тутырырга кирәк һәм конкурс эшен, электрон рәвештә түләү турында квитанциянең скан вариантын номинация катнашучының фамилиясен, исемен, атасының исемен күрсәтеп sagiltal2022@mail.ru адресына җибәрергә кирәк. Җибәрелә торган конкурс материаллары нигезләмә таләпләренә туры килергә тиеш.
- Чараны оештыручы: Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем кафедрасы
- Конкурс үткәрү мәсьәләләре буенча координатор: Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем кафедрасы өлкән укытучысы Сәгъдиева Илсөя Тәлгать кызы; тел. 89274059202; sagiltal2022@mail.ru