• Русский
  • Татарча

«Россия Мәгариф министрлыгы мәктәбе» проекты идарәче командаларының һөнәри компетенцияләрен камилләштерү» өстәмә һөнәри программасы буенча квалификация күтәрү программасы

Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты тарафыннан «Россия Мәгариф министрлыгы мәктәбе» проекты идарәче командаларының һөнәри компетенцияләрен камилләштерү» өстәмә һөнәри программасы буенча квалификация күтәрү программасы гамәлгә ашырылды.

Программа 2024 елның 5 декабреннән 20 декабренә кадәр көндезге – читтән торып форматта гамәлгә ашырылды, программаның күләме – 48 сәгать.

Программа «Россия Мәгариф министрлыгы мәктәбе» проектын гамәлгә ашырганда тыңлаучыларның (гомуми белем бирү оешмаларының идарә командалары) һөнәри компетенцияләрен камилләштерүгә юнәлдерелгән (279 тыңлаучы). 

Уку барышында интерактив лекцияләр, гамәли дәресләр һәм стажировкалар каралды. «Россия Мәгариф министрлыгы мәктәбе» проектының идарә командалары өчен стажировкалар Татарстан Республикасының «Остазлар лигасы» тарафыннан үткәрелде. Стажировкаларда укучыларга белем бирү оешмалары белән идарә итү өлкәсендә практик тәҗрибә туплау һәм үзләренең һөнәри компетенцияләрен камилләштерү мөмкинлеге бирелде.

 

Фотогалерея: