• Русский
  • Татарча

«Аутизм: Без бергә» халыкара фәнни-гамәли конференциясе

 

Казанда 2024 елның 12-13 декабрендә «Аутизм: Без бергә» өченче халыкара фәнни-гамәли конференциясе узды. Ул аутистик спектрда тайпылышлары булган балаларны социальләштерү һәм интеграцияләү практикасын үстерү перспективаларына һәм үзенчәлекләренә багышланган иде.

Татарстан Республикасында аутистик спектрда тайпылышлары булган балаларга иртә ярдәм күрсәтүне оештыру, аутистик спектрда тайпылышлары булган балалар тәрбияләүче гаиләләрнең ихтыяҗларын мониторинглау, аутистик спектрда тайпылышлары булган балалар белән эшләүче педагогларның һөнәри компетенцияләрен үстерү буенча бай тәҗрибә тупланган.

Конференциядә аутистик спектрда тайпылышлары булган балаларга медицина һәм психологик-педагогик ярдәм күрсәтүне оештыру, аутистик спектрда тайпылышлары булган балалар тәрбияләүче гаиләләргә ярдәм технологияләрен куллану һ. б. мәсьәләләр каралды.

Конференция эшендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем бирү кафедрасы хезмәткәрләре, доцентлар Светлана Николаевна Башинова һәм Рәсилә Илдус кызы Латыйпова катнашты.

Хәзерге вакытта Татарстан Республикасында аутистик спектрда тайпылышлары булган 1088 укучы бар, шулардан - 270 мәктәпкәчә яшьтәге балалар һәм 818 мәктәп яшендәге балалар; 37 балалар бакчасында 270 тәрбияләнүче белән аутистик спектрда тайпылышлары булган балалар өчен төркемнәр, 53 сәламәтлек ягыннан өммкинлекләре чикләнгән балалар өчен махсуслаштырылган гомуми белем бирү оешмасы, 23 инклюзив белем бирү моделе булган гомуми белем бирү оешмасы эшли.

Аутистик спектрда тайпылышлары булган балаларга белем бирү өлкәсендә иртә ярдәм структурасы булдырылды: Казанда, Яр Чаллыда, Түбән Камада һәм Әлмәттә 4 үзәк ачылды.

 

Фотогалерея: