2024 елның 12 декабрендә Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районының «Тургай» Красносельск балалар бакчасы базасында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан «Мәктәпкәчә белем бирүнең федераль белем бирү программасын гамәлгә ашыру шартларында мәктәпкәчә яшьтәгеләрнең гаиләләре белән үзара хезмәттәшлекнең нәтиҗәле формалары» Республика семинары үткәрелде.
Семинар мәктәпкәчә белем бирү мәсьәләләре белән шөгыльләнүче ТР муниципаль методик хезмәтләре методистлары һәм белгечләре өчен оештырылды.
Семинарда катнашучыларны Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры урынбасары Закирова Минзалия Заһри кызы сәламләде.
Биектау районының мәктәпкәчә белем бирү оешмалары мәктәпкәчә белем бирүнең актуаль юнәлешләре: остазлык проблемасы, мәктәпкәчә яшьтәге балаларның рухи-әхлакый кыйммәтләрен формалаштыру проблемасы, билингваль белем бирү һәм башкалар буенча челтәрле хезмәттәшлекне оештыру моделен булдыру буенча үз тәҗрибәләрен тәкъдим иттеләр.
Семинар эшендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем бирү кафедрасы өлкән укытучысы Мифтахетдинова Наҗия Равил кызы катнашты.