• Русский
  • Татарча

«Аутистик спектрда тайпылышлары булган балаларны укыту һәм психологик-педагогик коррекция» юнәлеше (белгечлеге) буенча педагогик хезмәткәрләрне һөнәри яңадан әзерләүнең өстәмә һөнәри программасы буенча укулар тәмамланды

2024 елның 19 февраленнән 07 декабренә кадәр Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Психология һәм инклюзив белем бирү кафедрасы тарафыннан «Аутистик спектрда тайпылышлары булган балаларны укыту һәм психологик-педагогик коррекция» юнәлеше буенча яңадан һөнәри әзерлек программасы гамәлгә ашырылды. Укыту формасы - көндезге-читтән торып.

Гомуми белем бирү учреждениеләренең 29 педагогик хезмәткәре укыды. Төркемнең кураторы – Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Психология һәм инклюзив белем бирү кафедрасы өлкән укытучысы Бадалова Эсмира Юрьевна,

Тыңлаучылар дәресләр расписаниесенең төгәл оештырылуын, системалы булуын, тәкъдим ителә торган уку материалының югары сыйфатлы булуын билгеләп үттеләр.

Фотогалерея: