• Русский
  • Татарча

«Мәгариф системасында гамәли психология» юнәлеше буенча гомуми белем бирү учреждениеләренең педагог хезмәткәрләрен һөнәри яңадан әзерләүнең өстәмә һөнәри программасын гамәлгә ашыру турында

2024 елга ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Дәүләт биремнәрен һәм йөкләмәләрен үтәү буенча Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты 29 кешене бюджет нигезендә югары һөнәри белем бирү базасында «Мәгариф системасында гамәли психология» юнәлеше буенча гомуми белем бирү учреждениеләренең педагогик хезмәткәрләрен һөнәри яңадан әзерләү буенча укытуны тәмамлады.

Укыту программасы 450 сәгатькә исәпләнгән, уку дәвамлылыгы 2024 елның 26 февраленнән 30 ноябренә кадәр, укыту формасы эштән өлешчә аерылып. Төркемнең кураторы – Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Психологик-педагогик ярдәм күрсәтү үзәге директоры Шәрифҗанова Кадрия Шәүкәт кызы.

Тыңлаучылар укытучылар составының югары квалификацияле булуын, институт җитәкчелеге һәм белгечләренең төгәл һәм һөнәри эшен, шулай ук уку барышында алынган һөнәри белемнәрнең сыйфатын билгеләп үттеләр.

Фотогалерея: