
Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты һәм Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музее Россия Федерациясендә Гаилә елы кысаларында «Сәнгать» предмет өлкәсе педагоглары өчен мәдәни-белем бирү вакыйгалары циклын дәвам иттеләр.
2024 елның 05 декабрендә институтта онлайн режимда педагоглар һәм музей җәмәгатьчелеге вәкилләре очрашуы узды. «Хатын, дус, рәссам: Татарстан сынлы сәнгатендә иҗади берләшмәләр» лекциясен Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музее өлкән фәнни хезмәткәре, Россия сәнгать белгечләре ассоциациясе әгъзасы, «Россия Рәссамнар берлеге» бөтенроссия иҗтимагый оешмасы әгъзасы Ильясова Разилә Ирек кызы үткәрде.
Очрашу кысаларында XX-XXI гасырларда Татарстанның искиткеч рәссамнары – Константин Чеботарев, Евгений Зуев, Харис Якупов һәм Рөстәм Кильдибековның иҗаты каралды. Лектор аларның шәхси һәм иҗади биографиясендә хатыннары – республиканың талантлы рәссамнары Александра Платунова, Татьяна Зуева, Рушан Якупова һәм Мария Кильдибекованың нинди роль уйнавы мәсьәләсенә зур игътибар бирде.
Р. И. Ильясованың чыгышы музей фондындагы рәсем сәнгате, графика, декоратив-гамәли сәнгать әсәрләренә иллюстрацияләр белән үрелеп барды. Иҗади очрашу әлеге укыту форматының үз вакытында булуын билгеләп үткән тыңлаучыларда уңай тәэсир калдырды.