2024 елның 25-29 ноябрендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты тарафыннан Татарстан Республикасы Мәгариф өлкәсендә Күзәтчелек һәм контроль департаменты белән берлектә белем бирү учреждениеләре җитәкчеләре һәм җитәкчеләр урынбасарлары өчен «Мәгариф өлкәсендә дәүләт контроле (күзәтчелеге). Контроль-күзәтчелек эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген арттыру юнәлешләре» темасына квалификация күтәрү программасы гамәлгә ашырылды.
Квалификация күтәрү программасы кысаларында тыңлаучылар мәгариф өлкәсендә Күзәтчелек һәм контроль департаменты эшчәнлегенең төп юнәлешләре, яңа норматив-хокукый актлар, заманча таләпләргә һәм стандартларга туры килә торган сыйфатлы белем бирү өчен шартлар тудыруга юнәлдерелгән аккредитация күрсәткечләре белән таныштылар. «Педагогларның бюрократик йөкләнешен киметү» темасы буенча практикум зур кызыксыну уятты.
Укуның йомгаклау этабында 55 тыңлаучы өчен йомгаклау имтиханы булды. Ул гражданнар мөрәҗәгате сорауларына җавапларны үз эченә алган гамәли кейсларны хәл итү рәвешендә узды. Бу катнашучыларның уку чорында алган белемнәрен үзләштерү дәрәҗәсен объектив бәяләргә һәм аларны гамәлдә куллану сәләтен тикшерергә мөмкинлек бирде.