• Русский
  • Татарча

Чит илләрдә яшәүче татарларны укыту

Бөтендөнья Татар конгрессы фонды заказы буенча Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты чит илләрдә яшәүче татарларны укытты. Квалификация күтәрү «Күпмәдәни киңлектә тел» өстәмә һөнәри программасы буенча 2024 елның 31 октябреннән 29 ноябренә кадәр 72 сәгать күләмендә барды (Кураторы -Татар теле һәм әдәбияты кафедрасы өлкән укытучысы Һадиева Г.В.).

 

Укуны Австралиядән, Германиядән, Литвадан, Эстониядән, Белоруссиядән, Казахстаннан, Кыргызстаннан 10 кеше үтте. 

Квалификация күтәрү программасы кысаларында тыңлаучылар күпмәдәни киңлектә туган (татар) телен һәм әдәбиятын укыту мәсьәләләре буенча белемнәрен, күнекмәләрен камилләштерделәр, якшәмбе мәктәпләрендә дә телләргә өйрәтүнең методик принциплары белән таныштылар.

Тыңлаучылар барлык лекторларга да материалны аңлаешлы итеп бәян итүләре, кызыклы мәгълүмат бирүләре, дистанцион укыту системасында бирелгән мәгълүмати-методик материаллары өчен рәхмәт белдерделәр.

 

Фотогалерея: