27 ноябрьдә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Гыйльми советы утырышы булды, анда Гыйльми совет әгъзалары, структур бүлекчәләр җитәкчеләре, мактаулы остазлар катнашты.
Утырышны фәнни һәм инновацион эшчәнлек буенча проректор, Гыйльми совет рәисе урынбасары Л.П. Шәмсетдинова ачып җибәрде, ул көн тәртибен расларга тәкъдим итте һәм юбилярларны котлау өчен сүзне Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты ректоры вазифаларын башкаручы А. В. Хохловка тапшырды.
Аннары Л.П. Шәмсетдинова «2025 елга институтның дәүләт йөкләмәсе проектын раслау» доклады белән чыгыш ясады.
Фәнни-педагогик кадрлар әзерләү бүлеге башлыгы Л.К. Хисмәтованың «Аспирантларны гамәли юнәлештә әзерләүнең заманча чакырулары һәм перспективалары» дип аталган чыгышы аспирантлар әзерләүнең заманча аспектларына бәйле булды.
Аннары Татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире Р. Р. Шәмсетдинованың «Сәләм! татар теленнән яңа буын укыту-методик комплектының төп характеристикалары» темасына доклады тыңланды һәм фикер алышынды.
«Россия мәгариф академиясе инновацион мәйданчыгы кысаларында проектны тәэмин итү һәм гамәлгә ашыру» доклады белән программаларны һәм проектларны гамәлгә ашыру үзәге директоры Зияева Г А. чыгыш ясады.
Йомгаклау мәсьәләсе Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты фәнни хезмәткәрләр һәм профессор-укытучылар составының вакантлы вазифаларын биләүгә дәгъва итүчеләр конкурсын уздыруга багышланган иде. Кандидатуралар яшерен тавыш бирү юлы белән расланды.