• Русский
  • Татарча

«Иң яхшы мәктәп китапханәчесе – 2024» республика конкурсы

22 ноябрьдә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Китапханә-мәгълүмат белән тәэмин итү секторы «Иң яхшы мәктәп китапханәчесе – 2024» республика конкурсының жюри эшендә катнашты.

Конкурс ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан ике номинация буенча үткәрелде: «Иң яхшы шәһәр мәктәп китапханәчесе» һәм «Иң яхшы авыл мәктәп китапханәчесе».

Конкурсның финал этабы Казан шәһәренең Яңа Савин районындагы 103 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында узды. 

Конкурсантларга сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры урынбасары М.З. Закирова мөрәҗәгать итте һәм яшь буынның белем алуында һәм шәхес үсешендә уку грамоталылыгының мөһим ролен билгеләп үтте.

Казан шәһәреннән һәм Татарстан Республикасы муниципаль районнарыннан 20 катнашучы өч номинация буенча үзләренең иҗади эшләрен тәкъдим итте:

  • «Минем китапханәдә инновацияләр»;
  • «Мәгълүмат-китапханә үзәге моделен тәкъдим итү»; 
  • «Китапханә тормышы панорамасы». 

Китапханәчеләр үзләренең проектлары белән таныштырдылар, китапханәләрнең эшчәнлеге турында сөйләделәр, укучыларны китапка һәм укуга җәлеп итү өчен заманча инновацион технологияләрне гамәлгә кертү тәҗрибәсе белән уртаклаштылар.

 

  
      
 

Фотогалерея: