• Русский
  • Татарча

«Башлангыч гомуми белем бирүнең федераль белем бирү программасын гамәлгә ашыру шартларында башлангыч мәктәптә белем бирүнең цифрлы мөмкинлекләре» программасы буенча укулар тәмамланды

 
2024 елның 21 ноябрендә башлангыч сыйныф укытучыларының квалификациясен күтәрү буенча өстәмә һөнәри программа тыңлаучыларын укыту тәмамланды (кураторы Сәгъдиева Илсөя Тәлгать кызы).

Укыту кысаларында педагоглар төрле фәннәр буенча уку дәресләрен проектлауда һәм гамәлгә ашыруда электрон белем бирү ресурслары мөмкинлекләреннән файдаланырга өйрәнделәр. Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты укытучылары Рябова А.А., Яковенко Т. В., Яковенко К. С., Чеботарев Р. А. төрле цифрлы укыту ресурсларын булдыру буенча универсаль инструментлар тәкъдим иттеләр. Татарстан Республикасында яңартылган электрон мәгариф системасы һәм «Сферум» платформасының мөмкинлекләрен Казан шәһәре Вахитов районының 51 нче мәктәбе педагогы А.К. Шакирова һәм Казан шәһәре Идел буе районының 16 нчы гимназиясе педагогы С. А. Миңнәхмәтова күрсәттеләр.

Тыңлаучылар барлык лекорларга да материалны аңлаешлы итеп бәян итүләре, кызыклы мәгълүмат бирүләре, дистанцион укыту системасында бирелгән мәгълүмати-методик материаллары өчен рәхмәт белдерделәр.

Фотогалерея: