• Русский
  • Татарча

Башлангыч сыйныф укытучылары өчен семинар

2024 елның 25 ноябрендә 2024 елга дәүләт йөкләмәсен гамәлгә ашыру кысаларында Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем бирү кафедрасы тарафыннан «Башлангыч мәктәп укытучысы эшендә онлайн-инструментлар» төбәкара семинары үткәрелде (чараның кураторы И. Т. Сәгъдиева).

Семинарда Татарстан Республикасы һәм Ульяновск өлкәсе белем бирү оешмалары педагоглары катнашты. Чараның төп спикеры - Татарстан Республикасында яңартылган «Электрон белем бирү» системасын сынау мәйданчыгы - Казан шәһәре Вахитов районының 51 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе тьюторы Шакирова Алинә Камил кызы булды.

Семинар барышында башлангыч мәктәптә «Электрон белем бирү» системасының интерактив белем бирү инструментларын кулланып белем бирү процессын оештыруның актуаль мәсьәләләре каралды һәм тикшерелде. Семинарда катнашучылар аларны киләчәктә куллану буенча методик тәкъдимнәр алдылар. Шулай ук семинар барышында дәрес фрагментлары күрсәтелде. 

Семинар 50гә якын кеше катнашында гамәли юнәлештә онлайн-форматта узды һәм катнашучыларда уңай тәэсир калдырды.

 

 

Фотогалерея: