• Русский
  • Татарча

Башлангыч сыйныфлар укытучыларының квалификациясен күтәрү программасын гамәлгә ашыру турында

2024 елның 12 ноябреннән 21 ноябренә кадәр Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем бирү кафедрасы тарафыннан «Яңартылган башлангыч гомуми белем бирү федераль дәүләт белем бирү стандартлары һәм башлангыч гомуми белем бирү федераль белем бирү программасы нигезендә дәрестән һәм дәрестән тыш эшчәнлекне оештыру» темасына педагогик хезмәткәрләрнең квалификациясен күтәрү программасы гамәлгә ашырылды (кураторы - Мәктәпкәчә белем бирү һәм башлангыч гомуми белем бирү кафедрасыннан Җамалетдинова Зәлфирә Исхак кызы).

Квалификация күтәрү программасы кысаларында башлангыч белем бирү педагоглары эшчәнлегенең актуаль аспектлары ачылды:

  • яңартылган башлангыч гомуми белем бирү федераль дәүләт белем бирү стандартлары һәм башлангыч гомуми белем бирү федераль белем бирү программасы  нигезендә дәрестән һәм дәрестән тыш эшчәнлекне оештыру;
  • тәрбия программасы нигезендә белем бирү оешмасында тәрбия эшчәнлеген проектлау;
  • яңартылган башлангыч гомуми белем бирү федераль дәүләт белем бирү стандартлары һәм башлангыч гомуми белем бирү федераль белем бирү программасы таләпләре нигезендә башлангыч мәктәптә заманча дәрес проектлау;
  • башлангыч мәктәпнең заманча белем бирү киңлегендә цифрлы технологияләр

Стажировкалар Казан шәһәре Совет районының 175 нче гимназиясе һәм Казан шәһәре Яңа Савин районының «Адымнар-белемгә һәм татулыкка юл» полилингваль комплексы белем бирү оешмалары базасында узды.

Укулар йомгаклау аттестациясе белән тәмамланды.

Педагоглар укытучыларга һәм курсларны оештыручыларга югары профессиональ дәрәҗәдә квалификация күтәрү программасын гамәлгә ашырганнары өчен рәхмәт белдерделәр.

 

Фотогалерея: