• Русский
  • Татарча

Грант дәгъва кылуга проектларны яклау

2024 елның 19 һәм 20 ноябрендә 2024 елда «Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче халыкларның телләрен, гореф-гадәтләрен, мәдәниятләрен саклауга һәм үстерүгә юнәлдерелгән проектларны гамәлгә ашыруда муниципаль мәктәпкәчә белем бирү оешмаларына һәм муниципаль гомуми белем бирү оешмаларына ярдәм" грантына дәгъва кылуга проектларны яклау булды. Конкурсның икенче этабында 60 балалар бакчасы үз проектларын тәкъдим итте.

Конкурс комиссиясе эшендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем кафедрасы хезмәткәрләре — кафедра доценты Латыйпова Р. И. һәм өлкән укытучы Абдуллина Р. В. катнашты.

 

Фотогалерея: