• Русский
  • Татарча

Гыйльми совет утырышы

 

30 октябрьдә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының Гыйльми советы утырышы булды, анда Гыйльми совет әгъзалары, структур бүлекчәләр җитәкчеләре, мактаулы остазлар катнашты.

 

Утырышны ректор Л. Н. Ногманова ачып җибәрде, ул көн тәртибен расларга тәкъдим итте һәм «2025 елга Татарстан Республикасы мәгариф хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрүнең өстәмә һөнәри белем бирү программаларын (модульләрен) раслау» доклады белән чыгыш ясау өчен сүзне укыту-методика эше буенча проректор А. В. Хохловка тапшырды. 

Аннары Заманча мәгариф технологияләре һәм белем бирү эчтәлеген проектлау кафедрасы мөдире Д. И. Улбутовның «Белем бирү процессында ясалма интеллект нигезендә технологияләрне куллануның педагогик һәм методик аспектлары» темасына ясалма интеллект технологияләрен кулланып педагогик бергәлек эшенең яңа форматларын кертүгә багышланган доклады тыңланды һәм фикер алышынды.

«Татарстан Республикасы педагогларының (авторларының) белем өлкәләре һәм белем бирү эшчәнлеге юнәлешләре буенча методик әдәбиятка ихтыяҗларын тикшерү» дигән доклад белән мәгълүмати-нәшрият бүлегенең фәнни хезмәткәре В. Я. Шабалина чыгыш ясады. 

Фәнни һәм инновацион эшчәнлек буенча проректор Л. П. Шәмсетдинова институтның сайтында һәм социаль челтәрләрендә структур бүлекләрнең эше буенча анализ тәкъдим итте. 

Утырышта 1 нче курс аспирантларының диссертация тикшеренүләре темалары һәм аларның индивидуаль планнары расланды. 

Көн тәртибенең йомгаклау мәсьәләсе «Традицияләр һәм новацияләр» институты проекты кысаларында әзерләнгән «XXI гасыр педагогының алдан белем алуы: проблемалы-конструктивистик якын килү» (авторы Д.М. Шакирова) кулъязмасын бастыруга тәкъдим итү белән бәйле иде.

Һәр доклад һәм хәбәр йомгаклары буенча Гыйльми совет карары кабул ителде. Соңыннан институт ректоры Людмила Николаевна Ногманова Гыйльми совет әгъзаларын һәм бөтен коллективны якынлашып килүче бәйрәм – Халыклар бердәмлеге көне белән котлады. Традиция буенча институт хезмәткәрләрен юбилейлары белән котладылар.

 

Фотогалерея: