«Педагог-тикшеренүче: тәҗрибә, инновацияләр, перспективалар» II Республика фәнни-педагогик конкурсына йомгак ясалды.
Конкурс 2024 елның 9 сентябреннән 2024 елның 30 октябренә кадәр педагогларның һәм тикшеренүчеләрнең фәнни-педагогик активлыгын арттыру һәм потенциалын ачу, Татарстан Республикасы белем бирү оешмалары вәкилләре арасында фәнни-педагогик тәҗрибә уртаклашу максатларында узды.
Конкурста җиңүчеләр, призерлар һәм лауреатлар исемлеге белән «Педагог-тикшеренүче: тәҗрибә, инновацияләр, перспективалар» II Республика фәнни-педагогик конкурсы нәтиҗәләре турында» Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты 2024 елның 29 октябрендәге 366 нчы номерлы боерыгының кушымтасында танышырга мөмкин.
Конкурста җиңүчеләр, призерлар һәм лауреатлар электрон дипломнар, конкурста катнашучылар электрон форматта сертификатлар белән бүләкләнәләр. Барлык бүләкләү материаллары гаризада күрсәтелгән электрон почталарга җибәреләчәк. Килеп туган барлык сораулар буенча түбәндәге электрон почта аша мөрәҗәгать итәргә: opnpk.irort@yandex.ru
Барлык катнашучыларны котлыйбыз һәм алга таба да фәнни-педагогик эшчәнлекләрендә уңышлар телибез!