• Русский
  • Татарча

«Белем бирүдә остазлык: заманча теория һәм инновацион практика» VI Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе

 

2024 елның 29 октябрендә «Белем бирүдә остазлык: заманча теория һәм инновацион практика» VI Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе үз эшен төгәлләде. Чараны Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты оештырды.

Конференция Россия мәгариф академиясенең инновацион мәйданчыгы эшчәнлеге кысаларында «Һөнәри камилләштерү стратегияләрен проектлау нигезендә педагогик һәм җитәкче кадрларга төбәк остазлык системасын үстерү» проекты буенча узды.

Әлеге вакыйга илнең төрле төбәкләреннән 1000нән артык белгечне берләштерде: галимнәрне, практикларны һәм мәгариф өлкәсе хезмәткәрләрен. Алар белем бирүдә остазлыкның актуаль мәсьәләләре һәм педагогларның һөнәри үсешенә һәм нәтиҗәле идарә командалары формалаштыруга ярдәм итә торган инновацион алымнар турында фикер алыштылар.

Конференциядә катнашучылар 7 секциядә остазлыкның төрле аспектларын, шул исәптән аның белем бирү сыйфатын күтәрүдәге, педагогларның һөнәри күнекмәләрен һәм компетенцияләрен үстерүдәге, шулай ук уңайлы белем бирү мохите булдырудагы ролен дә карадылар. Тикшеренүләр нәтиҗәләре, белем бирү учреждениеләренең эш тәҗрибәсе һәм остазлыкның уңышлы практикалары мисаллары тәкъдим ителде.

Яшь педагогларга ярдәм итүгә, аларның мотивациясен һәм һөнәри компетентлыгын арттыруга юнәлдерелгән остазлык программаларын эшләү һәм гамәлгә ашыру мәсьәләләренә аерым игътибар бирелде. Шулай ук белем бирүне цифрлаштыру һәм яңа технологияләр кертү шартларында остазлыкны үстерү проблемалары һәм перспективалары турында фикер алыштылар.

Конференция кысаларында мастер-класслар, түгәрәк өстәлләр һәм дискуссияләр узды, анда катнашучылар тәҗрибә, мәгариф өлкәсендә остазлыкны үстерү буенча үз идеяләре һәм тәкъдимнәре белән уртаклаша алдылар. Чара Россиянең төрле төбәкләреннән килгән белгечләр арасында белем һәм тәҗрибә уртаклашу мәйданчыгына әверелде, остазлык өлкәсендә иң яхшы тәҗрибәләр һәм инновацияләр таралуга ярдәм итте.

Фотогалерея: