Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Программалар һәм проектларны гамәлгә ашыру үзәге тарафыннан «Педагогик остазлык: белем бирү интенсивы» квалификация күтәрү буенча өстәмә һөнәри программа гамәлгә ашырылды. Билгеләнгән аудитория: төп, урта гомуми һәм өстәмә белем бирү программаларын гамәлгә ашыручы белем бирү оешмалары җитәкчеләре, җитәкчеләр урынбасарлары.
Программа кысаларында тыңлаучылар белем бирү оешмаларында педагогик остазлыкны гамәлгә ашыру өчен кирәкле һөнәри компетенцияләрне интерактив лекцияләр, семинарлар, практикумнар һәм тренинглар аша камилләштерделәр.
Монда остазлык эшчәнлегенең проблемалы кырын формалаштыруга, конкрет ситуацияләрне анализлауга һәм остазлык программасын тормышка ашыруның заманча ысулларына аерым игътибар бирелде.
2024 елның 15 һәм 16 октябрендә, квалификация күтәрү программасын үзләштерү чорында, тыңлаучылар «Ресурс» 146 нчы лицей (директоры Кәримова Д.С.), Казан (Идел буе) федераль университетының Н.И. Лобачевский исемендәге лицее (директоры Скобельцына е. г.) базаларында стажировка мәйданчыклары эшендә актив катнаштылар.
Педагоглар һәм тренерларның эше тыңлаучыларда зур кызыксыну уятты. Йомгак ясаганда алар курсларның югары дәрәҗәдә оештырылуын билгеләп үттеләр: программа бай эчтәлекле иде, материал дөрес сайланды. Шулай ук Татарстан Республикасы Мәгрифне үстерү институты профессор-укытучылар составының һәм Программа һәм проектларны гамәлгә ашыру үзәге хезмәткәрләренең эшендә төгәллек, яхшы мөнәсәбәт һәм профессиональлек билгеләп үтелде.