• Русский
  • Татарча

«Мәгарифтә остазлык: заманча теория һәм инновацион практика»VI Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе

 

Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты 2024 елның 15-29 октябрендә «Белем бирүдә остазлык: заманча теория һәм инновацион практика» VI Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясен уздыра.

 

Конференция Россия мәгариф академиясенең инновацион мәйданчыгы эшчәнлеге кысаларында «Һөнәри камилләштерү стратегияләрен проектлау нигезендә педагогик һәм җитәкче кадрларга төбәк остазлык системасын үстерү» проекты буенча уздырыла.

Конференциянең төп максаты - фәнни һәм гамәли мәгълүмат алмашу, конференциянең өстенлекле юнәлешләре кысаларында алдынгы педагогик тәҗрибәне гомумиләштерү. 

Конференциядә катнашуга белем бирү белән идарә итү органнары вәкилләре, белем бирү оешмалары җитәкчеләре һәм педагоглары, шул исәптән балаларга өстәмә белем бирү системасында, урта һәм югары һөнәри белем бирү системасында эшләүчеләр; Россия Федерациясе субъектларыннан мәгарифне үстерү һәм педагогик кадрларның квалификациясен күтәрү институтлары галимнәре һәм белгечләре; студентлар чакырыла.

 2024 елның 17 октябрендә 13.30 сәгатьтә пленар утырыш булачак.

 

Секцияләр эшенә сылтама: http://irort.ru/ru/node/7975