• Русский
  • Татарча

Мәхмүтов исемендәге премия Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты хезмәткәре һәм Казаннан тарих укытучысына бирелде

М.И. Мәхмүтов исемендәге 184 нче Казан гимназиясенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Илмира Фазылҗанова һәм Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Программаларны һәм проектларны гамәлгә ашыру үзәгенең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Диләрә Шакирова 2024 елда М. И. Мәхмүтов исемендәге Дәүләт премиясе лауреатлары булдылар. Тиешле указга Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов кул куйды.

Мирза Мәхмүтов исемендәге Дәүләт премиясе 2017 елдан бирле тапшырыла. Фәнни-методик эштәге, педагогик кадрлар әзерләүдәге, мәгариф технологияләрен гамәлгә кертүдәге, дидактиканы үстерүдәге һәм практик эшчәнлектәге зур казанышлары өчен педагогик хезмәткәрләр лауреат булалар. Ел саен аны ике педагог ала.

Узган ел бу премиягә Тимирясов исемендәге Казан инновацион университетының Педагогик инновацияләр һәм инклюзив белем бирү фәнни-тикшеренү институты директоры Дания Әхмәтова һәм Казанның Совет районы 141 нче гимназиясенең инглиз теле укытучысы Ольга Гаврилова лаек булды, бу хакта «Татар-информ» хәбәр итте.

Мирза Исмәгыйль улы Мәхмүтов (1926-2008) — педагог һәм көнчыгышны өйрәнүче, фәлсәфә фәннәре кандидаты һәм педагогика фәннәре докторы, СССР педагогика фәннәре академиясе һәм Россия мәгариф академиясе академигы, ТР фәннәр академиясенең хакыйкый әгъзасы, РФ атказанган фән эшлеклесе, педагогика һәм лингвистика (шул исәптән көнчыгыш телләре ликологиясе өлкәсендә) буенча 500дән артык хезмәт авторы. Гомуми белем бирү һәм һөнәри мәктәптә проблемалы-үсешле укыту методлары теориясен төзегән.

По материалам пресс-службы МОиН РТ