• Русский
  • Татарча

«АКТУАЛЬ ПЕДАГОГИКА» журналында мәкаләләр бастырырга чакырабыз

                                                                       ХӨРМӘТЛЕ КОЛЛЕГАЛАР!

Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының «АКТУАЛЬ ПЕДАГОГИКА» фәнни-популяр журналы редакциясе Гаилә елына багышланган татар һәм рус телләрендә тематик санның яңа чыгарылышын әзерли. 

Журнал элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе тарафыннан теркәлгән вакытлы фәнни-популяр басма булып тора.

http://irort.ru/ru/node/564

Белем бирү оешмаларына «Бала шәхесен формалаштыруда гаилә һәм мәктәп роле» темасына фәнни-популяр журналда мәкаләләрне бушлай бастырып чыгаруны тәкъдим итәбез.  

Мәкаләләр 2024 елның 15 октябренә кадәр кабул ителә. Мәкаләләрне бастырып чыгаруга тәкъдим итү тәртибе һәм мәкаләләрне рәсмиләштерүгә таләпләр кушымтада бирелгән.