• Русский
  • Татарча

Казанда «Иң яхшы туган тел һәм туган әдәбият укытучысы» исеме өчен 112 педагог көрәшәчәк

 

Казанга «Иң яхшы туган тел һәм әдәбият укытучысы – 2024» Бөтенроссия конкурсы финалына илнең 79 төбәгеннән 112 педагог киләчәк. Казаннан 19 нчы гимназиянең татар теле укытучысы Ләйлә Гарифҗанова һәм 346 нчы балалар бакчасы тәрбиячесе Эльвира Солтанова катнашачак.

 

Конкурс сынаулары 17-21 сентябрьдә «Адымнар» полилингваль комплексында һәм 99 нчы балалар бакчасында узачак, дип хәбәр иттеләр мәгариф идарәсендә.

Ярышның йомгаклау этабы 1 августта старт алды. Ул өч турда уза: читтән торып һәм ике көндезге тур. Беренчесендә катнашучылар видео визиткалар тәкъдим итәләр, аларда үзләре, педагогик казанышлары һәм һөнәри күнекмәләре турында сөйлиләр. Ләйлә Гарифҗанова һәм Эльвира Солтанова шулай ук роликлар төшергәннәр - катнашучыларга видеоларга комментарийлар калдырып ярдәм итеп була.

Исегезгә төшерәбез, узган ел «Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның туган телен үстерүнең иң яхшы тәҗрибәләре» номинациясендә 41нче мәктәпнең мәктәпкәчә бүлекчәсе тәрбиячесе Айсылу Лотфуллина җиңде, ә 13нче гимназиянең татар теле укытучысы Алинә Шаһараева Россиянең иң яхшы биш укытучысының берсе булды.

«Иң яхшы туган тел һәм туган әдәбият укытучысы» Бөтенроссия һөнәри конкурсы Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы тарафыннан 2022 елдан бирле үткәрелә. Оператор - Россия Федерациясе халыкларының туган телләре федераль институты.

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте материаллары буенча