5 сентябрь, 2024 - 20:34
Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтында 2024 елның 5 сентябрендә 5.8.1. Гомуми педагогика, педагогика һәм белем бирү тарихы фәнни белгечлек буенча аспирантурага керү өчен чит тел буенча беренче керү сынавы булды.
Имтиханны Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты ректоры Л. Н. Ногманова рәислегендәге комиссия кабул итте. Имтихан йомгаклары буенча комиссия рәисе һәм әгъзалары аспирантурага керүчеләрнең тиешле әзерлек дәрәҗәсен билгеләделәр. Кереш сынавы уңышлы үтте, барлык керүчеләр дә куелган бурычны бик яхшы үтәделәр һәм лаеклы билгеләр алдылар.
Киләсе кереш сынауларында да уңышлар телибез!