• Русский
  • Татарча

«Россия халыкларының традицион мәдәниятләрендә гаилә психологиясе» тематик вебинары

 Хөрмәтле коллегалар!

Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты  гражданлык тәңгәллеген, милләтара һәм төбәкара татулык турындагы күзаллауларны формалаштыру буенча ачык онлайн-дәресләр үткәрүдә катнаша.

 

Ачык дәресләр сериясе Россиянең традицион рухи-әхлакый кыйммәтләрен саклау һәм ныгыту буенча дәүләт сәясәте нигезләрен раслаган Россия Федерациясе Президентының 2022 елның 9 ноябрендәге 809 номерлы Указы нигезендә гамәлгә ашырыла торган «Дуслык» милләтара һәм динара татулык Бөтенроссия мәгариф-агарту проектының бер өлеше булып тора. 

2024 елның 16 сентябрендә 15.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр «Россия халыкларының традицион мәдәниятләрендә гаилә психологиясе» темасына вебинар узачак.

Әлеге вебинар «Ачык сыйныф» проекты (белем бирү оешмаларының сыйныф җитәкчеләре һәм башка белгечләре өчен тематик вебинарлар сериясе), «Дуслык» проекты кысаларында үткәрелә.

Ачык дәрестә катнашучы педагоглар сертификатлар һәм методик материаллар алачак.

Проект турында тулырак мәгълүматны, шул исәптән ачык дәресләрне оештыру графигын һәм темаларын 2024 елның 5 сентябреннән түбәндәге рәсми сайтта табарга мөмкин: https://дружба.дети/ 

Проектта катнашучыларны алдан теркәү мәҗбүри һәм түбәндәге сылтама буенча гамәлгә ашырыла:
https://дружба.дети/открытые-уроки 

Трансляциягә һәм вебинарга кушылу өчен сылтама:
https://www.youtube.com/channel/UCxNUO1z68a2OMqE4xJlc2hA