• Русский
  • Татарча

Бөгелмәдә зур педагогик совет узды

Сыйфатлы белем бирү  — Татарстан Республикасының фәнни-технологик үсешенең нигезе. Нәкъ менә шундый девиз астында 2024 елның 29 августында Бөгелмәдә зур педагогик совет узды. Анда муниципаль районның белем бирү оешмалары җитәкчеләре һәм педагоглары, мөхтәрәм кунаклар һәм ата-аналар җәмәгатьчелеге вәкилләре катнашты.

Чарада катнашучылар муниципаль белем бирү системасы казанышлары күргәзмәсендә һәм «Без — илнең киләчәге» Профориентация һәм профильле укыту модельләре күргәзмә — презентациясендә булдылар. Пленар утырышта докладлар һәм чыгышлар белән чыгыш ясадылар:

  • Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башлыгы урынбасары Мөхәммәтов Фәнис Вәгыйз улы;
  • «Сыйфатлы белем —Татарстан Республикасының фәнни-технологик үсеш нигезе» доклады белән Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары-мәгариф идарәсе башлыгы Кульбеда Валентина Васильевна;
  • Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Фәнни һәм инновацион эшчәнлек буенча проректоры Шәмсетдинова Лариса Петровна;
  • Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы прокуроры Шакиров Ришат Наил улы;
  • Татарстан Республикасы Бөгелмә районы буенча Россия Эчке эшләр министрлыгы бүлегенең дәүләт автоинспекциясе бүлекчәсе җитәкчесе Ибраһимов Рамил Дамир улы.

«Киләчәк өчен мәгариф» проект сессиясендә идарә, педагогик һәм белем бирү эшчәнлеге проектларын тәкъдим итү булды.

Чарада узган уку елына йомгак ясалды һәм яңа уку елына максатлар билгеләнде. Очрашуда йөз балл җыючыларны хөрмәтләделәр һәм иң яхшы гомуми белем бирү учреждениеләре хезмәткәрләрен бүләкләделәр. 

Бу вакыйга шәһәрдә мәгариф системасы үсешендә мөһим этап булды һәм педагогларга тәҗрибә уртаклашырга, укыту һәм тәрбия бирүнең актуаль мәсьәләләре турында фикер алышырга мөмкинлек бирде.

 

Фотогалерея: