• Русский
  • Татарча

«Һөнәри юнәлеш бирү остаханәсе: иң яхшы практикалар» белем бирү оешмаларында һөнәри юнәлеш бирү чараларының авторлык методик эшләнмәләренең төбәкара конкурсы

2025 елга кадәрге чорга Россия Федерациясендә тәрбияне үстерү стратегиясе, Россиянең традицион рухи-әхлакый кыйммәтләрен саклау һәм ныгыту буенча дәүләт сәясәте бурычларын гамәлгә ашыру кысаларында һәм 2024 елны Россия Федерациясендә Гаилә елы дип игълан итүгә бәйле рәвештә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты 2024 елның 2 сентябреннән 18 сентябренә кадәр «Һөнәри юнәлеш бирү остаханәсе: иң яхшы практикалар» белем бирү оешмаларында һөнәри юнәлеш бирү чараларының авторлык методик эшләнмәләренең төбәкара конкурсын үткәрә.

Катнашу өчен 2024 елның 9 октябренә кадәр түбәндәге сылтама буенча гариза бирергә кирәк https://clck.ru/3CsSX8. Конкурс материаллары рәсмиләштерүгә карата конкурс турындагы Нигезләмәдә күрсәтелгән таләпләр һәм тапшыру тәртибе нигезендә җибәрелә. Конкурсның максаты — гомуми һәм һөнәри белем бирүнең федераль дәүләт белем бирү стандартларында бирелгән нәтиҗәләргә ирешү өчен белем бирү оешмаларында һөнәри ориентация системасын үстерү.

Конкурста катнашучылар – гомуми белем бирү оешмаларының, һөнәри белем бирү оешмаларының, өстәмә белем бирү оешмаларының, мәктәпкәчә белем бирү оешмаларының педагогик хезмәткәрләре һәм укучылары.

Укучылар конкурста белем бирү оешмасының педагогик хезмәткәрләре белән бергә катнаша ала.

Конкурста җиңүчеләр, призерлар, катнашучылар электрон рәвештә дипломнар яисә сертификатлар белән бүләкләнәләр. Конкурс түбәндәге номинацияләр буенча уздырыла:

  • «Һөнәрләр әлифбасы» (мәктәпкәчә белем бирү оешмалары).
  • «Һөнәри юнәлеш бирү мәктәбе» (гомуми белем бирү оешмалары һәм өстәмә белем бирү оешмалары).
  • «Профессионаллар остаханәсе» (һөнәри белем бирү оешмалары).
  • «Һөнәр сайлау: үсеш векторлары» (укучылар).

Белешмә өчен: тел. 8(843)236-65-82, nmc16@bk.ru