2024 елның 26 августында Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтында белем бирү оешмалары җитәкчеләре (мәктәп директорлары, укыту һәм тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары) өчен «Милли суверен мәгариф системасының нәтиҗәлелеген арттыру буенча белем бирү эшчәнлеген оештыру» стратегик сессиясе узды.
Сессия программасы Педагогика һәм белем бирү белән идарә итү кафедрасы һәм Һөнәри компетенцияләрне үстерү бүлеге тарафыннан әзерләнде.
Сессия кысаларында мәктәп командалары эшчәнлегенең стратегик юнәлешләре, «Россия Мәгариф министрлыгы мәктәбе» федераль проектын гамәлгә ашырганда белем бирү оешмасы белән идарә итүнең актуаль мәсьәләләре, Республика «Остазлар лигасы» эшчәнлегенең перспектив юнәлешләре каралды.
Мәктәптә һөнәри юнәлеш бирүне оештыруда, белем бирү оешмасының конкурентлык сәләтен арттыруда, мәктәпнең яңа үсеш дәрәҗәсенә чыгуында уңышлы тәҗрибәләр алмашынды.
Проект эшчәнлеге өчен цифрлы белем бирү мохитен үстерүгә, белем бирү оешмалары объектларының иминлегенә, махсус белем бирү ихтыяҗлары булган укучылар белән эшләүдә стратегик юнәлешләргә аерым игътибар бирелде.
2024-2025 уку елында гомуми белем бирү сыйфатын бәяләү үзенчәлекләре каралды.
Стратегик сессиядә катнашучыларга заманча укыту-методик комплектлар һәм цифрлы белем бирү ресурслары тәкъдим ителде.
Чараның спикерлары:
- Укыту-методика эшләре буенча проректор Хохлов Александр Викторович;
- Фәнни һәм инновация эшчәнлеге буенча проректор Шамсутдинова Лариса Петровна;
- «Мәгариф» нәшрияты» акционерлык җәмгыяте методик ярдәм үзәгенең әйдәп баручы методисты Сидоренко Светлана Валерьевна;
- Татарстан Республикасы мәктәп укучылары өчен һөнәри юнәлеш бирү проектлары җитәкчесе, ТР атказанган юристы Тихонова Елена Петровна;
- Казан шәһәре Яңа Савин районы 179 нчы гимназия-мәгариф үзәге директоры Наумова Эльвира Викторовна;
- Глобаллаб методик үзәгенең иҗтимагый-фәнни юнәлеш җитәкчесе Руднева Ольга Юрьевна;
- «Мәгариф» нәшрияты» Махсус һәм инклюзив белем бирү үзәге методисты Безмельницына Елена Александровна;
- ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының фәнни учреждениеләр эшчәнлеген җайга салу секторының әйдәп баручы киңәшчесе Мотыйгуллин Җәлил Нургали улы;
- Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Һөнәри компетенцияләрне үстерү бүлеге җитәкчесе Яковлева Людмила Александровна.
Сессия материаллары һәм видеоязмасы ВКонтакте социаль челтәрендә (vk.com), белем бирү оешмалары җитәкчеләре берләшмәсе битендә (vk.com.) тәкъдим ителәчәк.