27 август, 2024 - 20:49
2024 елның 23 августында Казан шәһәренең 155 нче гимназиясе базасында Казан шәһәренең Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары мәгариф хезмәткәрләренең «Күпмилләтле мохиттә туган телләр: укыту һәм тәрбиянең заманча технологияләре» дип аталган милли белем бирү буенча август киңәшмәсенең секция утырышы булды.
Татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире Рәсимә Равил кызы Шәмсетдинова «Яңа 2024-2025 уку елында туган (татар) телен һәм әдәбиятын укытуның актуаль мәсьәләләре» доклады белән чыгыш ясады.