Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты 5.8.1. Гомуми педагогика, педагогика һәм белем бирү тарихы фәнни белгечлеге буенча түләүле белем бирү хезмәтләре күрсәтү турындагы шартнамәләр нигезендә аспирантурага керү өчен документлар кабул итү срогын озайту хакында хәбәр итә.
Мәгарифне үстерү институты аспирантурасына кабул итүнең төп даталары:
- Документларны кабул итү– 2024 елның 29 августына кадәр.
- Кереш сынаулары: 2024 елның 2 сентябреннән 13 сентябренә кадәр.
- Кабул итүгә ризалык турында гаризалар алу тәмамлану:.2024 елның 25 сентябрендә.
- кабул итү турында боерык чыгарылу: 2024 елның 26 сентябрендә.
- Аспирантура программасын үзләштерү 2024 елның 1 октябреннән башлана.
Кабул итү урыны: 420015, Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Зур Кызыл урамы, 68 йорт, 306 кабинет.
Керү өчен документлар исемлеге, кереш сынаулары турында мәгълүмат түбәндәге сылтама буенча: http://irort.ru/ru/node/6881
Телефон: 8 (843) 236-69-01
Электрон почта: opnpk.irort@yandex.ru
Вконтакте сайтында без: Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты аспирантурасы https://vk.com/aspiranturairort