2024 елның 22 августында Татарстан Республикасы белем бирү оешмаларының башлангыч сыйныф укытучылары өчен «Татарстан Республикасы белем бирү оешмаларында яңартылган Федераль дәүләт белем бирү стандартларын гамәлгә кертү» стратегик сессиясе булды. Сессия программасы Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем бирү кафедрасы җитәкчелегендә гамәлгә ашырылды. Модераторы - Мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем кафедрасы мөдире, педагогика фәннәре кандидаты Хәмитова Гөлназ Рәшит кызы.
Катнашучыларга сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты проректоры Александр Викторович Хохлов мөрәҗәгать итте. Сессия кысаларында башлангыч белем бирү эчтәлеген яңартуның төп юнәлешләре билгеләнде, укытучыны яңа уку елына әзерләүнең кайбер аспектлары каралды. Мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем кафедрасы доценты З.И. Җамалетдинова чыгышында башлангыч гомуми белем бирү федераль белем бирү программасы таләпләрен исәпкә алып, дәрестән тыш эшчәнлекне оештыруга карата таләпләр конкретлаштырылды.
Югары квалификацияле категориядәге башлангыч сыйныф укытучылары үз тәҗрибәләрен тәкъдим иттеләр:
- Казан шәһәре Идел буе районы 52 гимназиясенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Прошина Альбина Йосыф кызы,
- Татарстан Республикасы Алабуга муниөипаль районы Олы Шүрнәк урта мәктәбе башлангыч сыйныфлар укытучысы Чумакова Марина Александровна.
- Казан шәһәре Идел буе районы 6 нчы гимназиясенең тәрбия буенча директор киңәшчеләре, башлангыч сыйныфлар укытучылары Садриева Гөлнара Ринат кызы, Бикбаева Светлана Ивановна
- Казан шәһәре Вахитов районы 12 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Галанина Алла Николаевна,
- Иннополис мәктәбе башлангыч сыйныфлар укытучысы, «Беренче укытучы» Бөтенроссия конкурсы лауреаты.Тихонова Юлия Андреевна.
Сессия кысаларында катнашучыларның сорауларына җаваплар бирелде.
Сессия материаллары һәм видеоязмалары ВКонтакте социаль челтәрендә башлангыч сыйныф укытучылары берләшмәсе битендә тәкъдим ителәчәк https://vk.com/club213778717.