• Русский
  • Татарча

Түбән Камадан Лилия Саттарова «Россия укытучы - дефектологы – 2024» конкурсының финалына үтте

«Россия укытучы-дефектологы – 2024» VII Бөтенроссия һөнәри осталык конкурсының төбәк этабында Россия Федерациясенең 79 субъекты вәкилләре катнашты. «Ел дефектологы» номинациясендә ‒ 64, «Ел логопеды» номинациясендә 65 гариза бирелгән.

Федераль этапның читтән торып уку өлешендәге конкурс материалларын бәяләү нәтиҗәләре буенча жюри әгъзалары 20 финалистның исемен ачыкладылар. «Ел дефектологы» номинациясендә конкурс финалына Түбән Каманың сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен мәктәп-интернатының укытучы-дефектологы Лилия Саттарова үтте.

Финал Мәскәүдә октябрь башында узачак.

Конкурс РФ Мәгариф министрлыгы тарафыннан гамәлгә куелган, оператор булып Коррекцион педагогика институты тора.

Конкурс укытучы - дефектологларның һәм укытучы - логопедларның карьера, һөнәри һәм шәхси үсешенә, сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән, инвалид белем алучыларга белем бирү процессын оештыруның инновацион эшләнмәләренә һәм технологияләренә ярдәм итүгә, җәмгыятьтә белем бирүнең өстенлекләрен раслауга юнәлдерелгән.

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы материаллары буенча